- җитәкләү
- 1. Кем. б. кулыннан тотып алып бару. Ияртү, үзе белән алу, кая да булса ияртеп бару. Хәле авыр кешене яки кечкенә баланы култыклап алып бару, аңа барырга ярдәм итү 2. Хайванны тезгененнән, мунчагыннан яки башка җайланмадан тотып алып бару 3. күч. Нин. б. зур эштә җитәкче, эшне оештыручы булу; җитәкчелек итү. Мөдир, җитәкче, башлык булып эшләү заводны җ. . Хуҗалык һ. б. ны алып бару, идарә итү
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.